news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы Концертлар залы директоры Элвин Грей автомобилен тиешсез урынга кую сәбәбен аңлатты

Социаль челтәрләрдә Чаллы пабликларының берсендә җырчының машинасы рөхсәт ителмәгән урында туктап торган фото чыкты.

Чаллы Концертлар залы директоры Элвин Грей автомобилен тиешсез урынга кую сәбәбен аңлатты
соцсети

(Чаллы, 5 апрель, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы директоры Фәнил Салихов Элвин Грейның автомобиле ни өчен рөхсәт ителмәгән урында туктап торуын аңлатты.

«Машина йөртүче артистны клуб ишек төбенә алып килде һәм машинадан төшереп калдырды. Аннары автомобильне парковкага куйды һәм концерт беткәнен шунда көтте. Монда бернинди законга каршы нәрсә юк. Бездә Элвин Грейны гына түгел, башкаларны да ишек төбенә кадәр китерәләр», – диде Фәнил Салихов.

«Шулай ук Николай Расторгуев, Леонид Агутин, Дмитрий Билан һәм башка йолдызларны да шулай клубка кадәр китерәләр һәм алар шунда төшеп калалар. Монда криминаль нәрсә юк. Барысы да килешенеп эшләнә», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100