ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллы кешесе Элвин Грей машинасын рөхсәт ителмәгән урында туктаган килеш фотога төшергән

5 апрель 2019, 08:39 , Фото: соцсети

Чаллы кешесе Элвин Грей машинасын рөхсәт ителмәгән урында туктаган килеш фотога төшергән Кулы имгәнгән булса да, Элвин Грей Чаллыдагы концертын башка көнгә күчермәгән.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Социаль челтәрләрдә Чаллы пабликларының берсендә җырчы Элвин Грейның машинасы төшерелгән фото таралды. Сурәттән күренгәнчә, машина рөхсәт ителмәгән урында парковкаланган.

Ак төстәге "Лексус" Элвин Грей (Радик Юлъякшин) машинасы булуында шикләнерлек түгел. Машина янында басып торучы кешеләрнең берсе җырчы үзе булуын җанатарлары яхшы таный. Шулай да, фотография янындагы ачулы сүзләрне Элвин Грей фанаты язмаган, булса кирәк.

"Йолдызлар өчен закон юкмы әллә? Сара Садыйкова исемендәге Концерт залы каршына Элвин Грей машинасын нормально гына туктатып куйган, шулаймы?" - дип язган бу кеше.

Әлеге факт турында рәсми җавап булмады әле.

Бу көннәрдә Элвин Грей Чаллыда концертлар куя. Кулы сынган булса да, җырчы Чаллыдагы концертын башка көнгә күчермәгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10