news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы Башкарма комитеты авариядә үлүчеләрнең мәетләрен кайтаруны үз өстенә алды

Һәлак булучыларның барысы да бер предприятиедә - «Лидер Транс» транспорт-экспедиция компаниясендә эшләгән.

(Чаллы, 15 июль, «Татар-информ». Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы Башкарма комитеты Башкортстандагы авариядә үлүчеләрнең мәетләрен алып кайтуны үз өстенә алды. Бу хакта Автокала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат килеп ирешү белән әлеге гадәттән тыш хәлне өйрәнү буенча шәһәр штабы эшли башлады. Шәһәр хакимияте һәлак булучыларның мәетләрен алып кайтуны оештырды. Аларны алырга дүрт автомобиль җибәрделәр. Мәетләрне моргка алып кайтып, туганнарына тапшырачаклар. Зыян күрүчеләрне алып кайтырга да автобус озатылды», - дип белдерделәр мэриядә.

Чаллы шәһәре Башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, һәлак булучыларның барысы да бер предприятиедә - «Лидер Транс» транспорт-экспедиция компаниясендә эшләгән. Алар коллектив белән туристик походта катнашкан.

Чаллы шәһәре хакимияте һәлак булучыларны туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстанда әйләнеп капланган автобуста 39 кеше булган, аларның алтысы һәлак булган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100