news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чабаксарда "Кәрван-мирас" фестиваленең йомгаклау тамашасы узды

Чабаксар иҗтимагый-мәдәни татар хәрәкәте – 30, Бөтентатар иҗтимагый-мәдәни үзәк – 20, Чувашия милли-мәдәни татар мохтарияте 10 ел элек оешкан.

(Чабаксар, 6 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Чуваш Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә "Кәрван-мирас" фестиваленең йомгаклау тамашасы булды. Фестивальдә төрле бию, җыр, фольклор ансамбльләре һәм Чувашстанның танылган җырчылары, биючеләре чыгыш ясады.

"Кәрван-мирас" фестиваленең йомгаклау туры Чуваш Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә иҗтимагый-мәдәни татар хәрәкәтенең – 30, Бөтентатар иҗтимагый-мәдәни үзәкнең – 20, Чуваш Республикасы милли-мәдәни татар мохтариятенең 10 еллыгына туры килде. Бәйрәм уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән мөхтариятнең ансамбленә тальян гармун бүләк итте.

Тамаша башланганчы, Чуваш Республикасының кайбер татар авылларының видеороликларын күрсәттеләр. Авылларны төшерүдә заманча технологияләр кулланылган.

"Кәрван-мирас" фестиваленең максаты - яшь буынга гореф-гадәтләребезне, милли үзенчәлекләребезне тапшыру һәм аны дөньяга таныту.

Фестивальнең йомгаклау турын "Тамчы" балалар фольклор ансамбле башлап җибәрде. Бәйрәмне дәвам итеп, килгән кунакларга Азат Фәсхетдинов һәм Диләрә Вахитова үзләренең җырларын бүләк итте. Тамашачыларны "Дәү әнигә бүләккә" җыры белән фестивальнең иң яшь җырчысы Екатерина Филиппова таң калдырды. Шулай ук күп фестивальләрдә җиңү яулаган, танылган "Ялкын", "Мишәр" ансамбльләре һәм башкалар катнашты. Фестивальдә шулай ук спектакльдән өзекләр һәм биюләр күреп булды.

Ахырда Чуваш Республикасының иң популяр татар җырчысы Илдүс Шәйдуллин, барлык ансамбльләр белән берләшеп, "Без татарлар" җырын башкарды.

Чуваш Республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов "Татар-информ" хәбәрчесенә фестивальнең гореф-гадәтләрне барлый торган гына түгел, республика татарларын берләштерә торган чара булуын да әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100