news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чабаксар шәһәрендә Явыз Иванның бронзадан коелган һәйкәлен урнаштырганнар

Шәһәрнең 550 еллыгы уңаеннан әлеге һәйкәлне урнаштыру турында «Ачык шәһәр» порталында сораштыру үткәргәннәр.

Чабаксар шәһәрендә Явыз Иванның бронзадан коелган һәйкәлен урнаштырганнар
gcheb.cap.ru

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Чабаксар шәһәренең тарихи үзәгендәге скверда Явыз Иванның бронзадан коелган һәйкәлен урнаштырганнар. Ул ачык һавада төзеләчәк музейның бер экспонаты булыр дип көтелә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы шәһәр хакимиятенә сылтама белән хәбәр итә.

Түрәләр искәрткәнчә, шәһәрнең 550 еллыгы уңаеннан әлеге һәйкәлне урнаштыру идеясен «Ачык шәһәр» порталында үткәрелгән сораштыру аша халык та хуплаган.

Ачык һавадагы музей Чабаксар крепосте урнашкан һәм Романовлар династиясендәге беренче рус патшасының әбисе Мария Шестова җирләнгән урында төзеләчәк. Һәйкәлнең авторы - Игорь Кондратович, аны «Бронзовое чудо» галереясы остаханәсендә койганнар. Һәйкәлне шәһәргә меценат Всеволод Рощин бүләк итте, диде Чабаксар шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Алла Салаева.

Шәһәр хакимиятендә искәртүләренчә, 1551 елда чувашлар Явыз Иванга делегация җибәргән һәм аннан үзләрен Рус дәүләте составына кертүләрен сораган. Шул рәвешле, Чувашия Рус дәүләтенең бер өлешенә әверелгән.

Чабаксар һәм Чувашия митрополиты Варнава һәйкәлне ачу тантанасында белдергәнчә, Явыз Иван Чабаксарда православие нигезләрен булдырган, анда Казан һәм Зөя архиепископы Гурийны җибәргән.

Чуваш дәүләт университетының тарих-география факультеты деканы Олег Широков, үз чиратында, Явыз Иванны Россия тарихындагы күренекле фигураларның берсе дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100