news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чабаксар Сабан туе Федераль Сабан туе белән бер көндә үткәреләчәк

Чувашиянең республикакүләм Сабан туе быел 13 майда Чабаксарның "Лакреев урманы" паркында узачак.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Быел Чувашия Республикасында Сабан туе Федераль Сабан туе белән бер көндә – 13 майда узачак. Мәгълүм булганча, 2017 елда федераль дәрәҗәдәге татар милли бәйрәме 12-13 майда Әстерханда үтәчәк. Чабаксар шәһәре хакимияте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Чувашиянең республикакүләм Сабан туе быел да “Лакреев урманы” паркында оештырылачак.

Чабаксар хакимиятендә Сабан туена әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, бәйрәмдә традицион милли уеннар һәм ярышлар, көрәш, Татарстан һәм Чувашиянең халык һөнәрчеләре хезмәтләре күргәзмә-ярминкәсе, фольклор коллективлар чыгышлары көтелә. 

Чуашстанда йөздән артык милләт вәкиле гомер кичерә, республиканың Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов искәрткәнчә, милли бәйрәмнәр милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot