news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы рәсссамы Мәдияр Хаҗиев Болгарда: Монда картиналар галереясы булырга тиеш

Чаллы рәсссамы Мәдияр Хаҗиев Болгарда: Монда картиналар галереясы булырга тиеш
Гөлүзә Ибраһимова

Чаллы рәссамы Мәдияр Хаҗиев Болгарда уза торган I «Болгар риваятьләре» Арт-симпозиумында катнаша. Ул Болгарда картиналар галереясы ачылу турында хыяллана. Симпозиум кысаларында узган күргәзмә белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танышты.

«Болгар темасына рәсемнәрне гомер буе ясыйбыз. 2018 елда Болгар музей-тыюлыгына 63 картина бүләк иттем. Ул вакытта ук: «Киләчәктә монда картиналар галереясы булырга тиеш», – дигән идем. Тарих, халыкның яшәү рәвешләре картиналарда күренсә, бу урын туристларда тагын да күбрәк истә калыр иде, дип уйлыйм.. Хәзер шул эшне башлыйбыз инде. Ел саен симпозиумнар үтә, икешәр эшне монда калдырабыз. Шул эшләрдән картиналар галереясы ясарга мөмкинлек була инде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © Салават Камалетдинов

Чаллы рәссамы күргәзмәгә «Кол Гали», «Ага-Базар», «Болгар гаиләсе» дип аталган эшләрен алып килгән иде. Күргәзмә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме чараларының берсе булды. Кичә Болгарда бәйрәм зурлап узды. Минтимер Шәймиев барлык чараларда катнашты. Рәссамнарның эшләре белән җентекләп танышты, һәрберсе турында фикерләрен әйтте.

Фото: © Салават Камалетдинов

Арт-симпозиум 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100