news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев «Ак мәчет»тә Мәүлид бәйрәмендә: Болгарда башкарасы эш күп әле

Минтимер Шәймиев «Ак мәчет»тә Мәүлид бәйрәмендә: Болгарда башкарасы эш күп әле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Болгардагы «Ак мәчет»тә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үтте. Чарада Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

«Болгар җирен торгызу – изге эшебезнең берсе. Болгар җиренең тарихы бик бай. Монда материаль якны торгыздык, бик күп туристлар килә, федераль хакимияткә дә, халыкка да зур рәхмәт. Шулай да башкарасы эшләр күп әле. Бу мәйданнарны файдалы итеп кулланырга кирәк. Бу ният күңелдә тора, без аны эшли алабыз, чөнки безнең рухка туры килә», – диде ул.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлидне үткәрүнең мөһим булуын ассызыклады. «Мәүлид ән-Нәби бәйрәме Татарстанның күп мәчетләрендә уза. Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә Пәйгамбәребез (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) дөньяга килгән. Аның дөньяга килүе иң олы рәхмәт. Бу көнне Пәйгамбәребез ассызыклаган, ул һәр дүшәмбе саен ураза тоткан», – диде ул.

Мәчеттә «Мәүлид» касыйдәсе яңгырады. Аны татар мәкаме белән Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов башкарды. Хор төркемендә Динар Шәймәрданов, Илшат Вәлиев, Рамил Гыйләҗетдинов, Кәрим Галиев, Марсель Мәхмүтов тә бар иде. Пәйгамбәр нәселеннән булган Сәиддауд Сөенов башкаруында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр яңгырады. Аннан өйлә намазы узды.

Бәйрәм «Ак мәчет» каршындагы мәйданда дәвам итте.

  • «Мәүлид» сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «туу» дигәнне аңлата, ә «Мәүлид ән-Нәби» – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) дөньяга килү.
  • 2023 елның 15 сентябрендә, кояш баю белән, мөселман календарендә иң күркәм айларның берсе – мөбарәк Мәүлид ән-Нәби ае керде. Ул Аллаһның соңгы Илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) туган ай булу белән истәлекле.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100