Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы мэриясендә кабат битлек режимы кертелә
Чаллы администрациясе хезмәткәрләре, коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, эш урынында кабат битлек кияргә тиеш булачак. Автокала хакимияте шундый карар кабул иткән.
«Иртәгәдән Башкарма комитет бинасында битлек режимы кертелә», – дип хәбәр ителә Чаллы мэры матбугат сәркатибенең Telegram-каналында.
Моңа кадәр Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның муниципалитет администрациясендә битлек режимын кире кертүе турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Боерык инде үз көченә керде.
Республикада авыручылар саны артканлыктан, узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын кабат кертергә һәм халыкны ревакциацияләү эшен көчәйтергә кушкан иде. Төбәктә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 97 очрагы ачыкланган, алдагы тәүлектә дә шул ук хәтле авыручы теркәлде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз