news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быелгы Питрау бәйрәмендә 21нче мәртәбә «Керәшен чибәре»н сайлаячаклар

Быелгы Питрау бәйрәмендә 21нче мәртәбә «Керәшен чибәре»н сайлаячаклар
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Мамадыш районының Җөри авылында 27нче тапкыр булачак Питрау бәйрәмендә быел 21нче мәртәбә «Керәшен чибәре» сайланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасы баш мөхәррире Юлия Губина әйтте.

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

«Керәшен чибәре» конкурсы 2003нче елдан башлап уздырыла. Ул иң башта район күләмендә була торган бәйге иде. Хәзер инде республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге тырышлыгы белән оештырыла. Һәм шушы еллар дәверендә безнең 20 «Керәшен чибәре» титулына ирешкән таҗлы кызыбыз бар. 2019нчы елда чибәрләр парады булды. Анда 2003 елдан башлап җиңгән кызлар катнашты. Агымдагы елда «Керәшен чибәре»ндә катнашырга теләүчеләрдән 15 гариза кабул иттек. Сайлап алу этапларыннан соң 6 кыз финалга чыкты. Быелгы Питрауда без 21нче мәртәбә «Керәшен чибәре»н сайлаячакбыз», – дип сөйләде Губина.

Финалга үткән кызлар Иннополиста әзерлек этаплары узган. Алар өчен биредә керәшен биюләре, җырлары һәм йолалары буенча мастер-класслар үткәрелгән.

Кызлар, конкурс барышында чыгыш ясыйсы күлмәкләрен алып килеп экспертларга күрсәттеләр. Белгечләр аларга үзләренең киңәшләрен бирделәр. Шулай ук конкурсанткалар күмәк чыгышларын әзерләделәр. Милли киемнәрдән фотосессияләр уздылар. Әйтергә кирәк, мондый фотосессияләр – милли киемнәрне халык, аеруча яшьләр арасында тагын да ныграк популярлаштыра. Конкурс буенча Питрау вакытында финал була. Ул 7 сынаудан торачак. Визитка, йола, иҗади чыгыш, шулай ук видеоформатта «Ватан сакчылары» дигән бәйге дә була», – ди ул.

Губина әйтүенчә, быелгы «Керәшен чибәре»ндә булачак яңалык – кызлар алдан ук әзерләнмичә, сәхнәдә үзләре уйлап чыгарып такмак әйтәчәкләр.

  • Нәтиҗәләр буенча республикакүләм һәм Мамадыш районының «Керәшен чибәре билгеләнәчәк. Шулай ук номинацияләр нигезендә дә бүләкләү каралган.

Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot