news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

19 июль көнне Мамадышының Җөри авылында республикакүләм Питрау үтәчәк

19 июль көнне Мамадышының Җөри авылында республикакүләм Питрау үтәчәк
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәмен үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе булды. Быел ул 19 июль көнне, елдагыча Мамадыш районының Җөри авылында урнашкан Тырлау аланында узачак. Тулырак бу хакта Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов сөйләде.

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

«Агымдагы елда 27нче ел республика күләмендә Питрауны уздырабыз. Беренче еллардан башлап, 27 ел буена чыннан да мин оештыручылар арасында. Аның һәрбер элементының, һәркайсы мәйданчыгының үсешен хәтерлим. Мин бик горур, безнең район керәшеннәре – республиканың һәм гомумән, Россиябезнең керәшен халкын, башка милләтләрне дә җыеп, бергәләп бәйрәм итә алуларына. Питрау – традицион бәйрәм. Миннән еш кына быел нинди үзенчәлекләре була дип тә сорыйлар. Мин әйтәм, иң беренче чиратта, ул керәшен халкының җыены, туганннарны һәм дусларны барлап, җырлашып күңел ачу. Бердәмлек бәйрәме ул», – дип белдерде ул.

Шулай ук Спиридонов Питрауга килүче халык санын әйтте.

«Дөрес, безнең бәйрәм тантанасына шоу элементлары да кушылган. Ел саен бәйрәмгә җыелучы халык саны 50-60 мең була. Тамашачыларның төрле чыгышларны күрәсе килә бит. Менә быел, мәсәлән, 49 иҗат коллективы бәйрәмдә катнашырга теләк белдереп, теркәлү узды. Алар арасыннан 4 коллектив башка төбәкләрдән киләчәк. Районнарда керәшен ансамбльләре күп, шуңа күрә алар Питрауга килергә чират торалар», – дип ассызыклады спикер.

  • Республика традицион мәдәният бәйрәмнәре Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче төп халыкларның традицион милли мәдәниятен популярлаштыру һәм саклау максатларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Шулай ук «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot