news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы «Керәшен чибәре» бәйгесе җиңүчесе — Сарман кызы

«Керәшен чибәре -2021» титулы өчен «Питрау»да тугыз кыз ярышты.

Быелгы «Керәшен чибәре» бәйгесе җиңүчесе — Сарман кызы
Гөлия Хәсбиуллина

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә «Питрау» бәйрәмендә Сарман районы кызы «Керәшен чибәре» титулына лаек булды. 

«Керәшен чибәре» бәйгесендә тугыз кыз катнашты. «Керәшен чибәре-2021» титулын Лиана Антонова яулады.

«Бәйгедә өченче тапкыр катнашам, 3нче һәм 2нче урыннарны яулаганым булды, быел беренчелек артыннан килдем», — диде җиңүче. Ул Сарман районының Ләке авылыннан.

Номинацияләр:

Онлайн Керәшен чибәре — Лиана Самойлова; 

Иң яхшы җырчы — Лиана Антонова;

Иң яхшы биюче — Оксана Фёдорова;

Иң сөйкемле — Анастасия Шумитова;

Йолаларны яхшы белүче — Маргарита Петрова;

Иң җор телле — Алёна Евдокимова;

Этник костюм белгече — Ангелина Кузьмина;

Иң оста пешерүче — Аида Сахарова;

Иң оста чигүче — Марина Тараканова.

Бәйгедә өч урын бирелде. 1 урын — Алёна Евдокимова; 2 урын — Марина Тараканова; 3 урын — Оксана Фёдорова.

Кызлар бәйгедә визитка, иҗади чыгыш күрсәтте, видеода күрсәтелгән гореф-гадәтләр хакында белгәннәрен сөйләде һәм интеллектуаль турда керәшен сүзләренә аңлатма бирде.

"Питрау" бәйрәме ахырында Керәшен чибәре көрәш батырларын бүләкләү тантанасында да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100