Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быелгы «Абязов-фестиваль» әкият, миф һәм риваятьләргә багышлана
Фестиваль бүген башлана һәм 28 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быелгы VII «Абязов-фестиваль» әкият, миф һәм риваятьләргә багышлана. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә фестивальнең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов хәбәр итте.
«Фестиваль 7 декабрьдән 28 гыйнварга кадәр узачак. Һәр елны чараның аерым темасы була, быелгысы — әкият, миф һәм риваятьләр. Сайлаган темабыз идеяләргә бик бай булды», — диде La Primavera камера оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов.
Исегезгә төшерәбез, бүген Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында фестиваль кысаларында Илгиз Зәйниев белән Рөстәм Абязовның уртак проектын тәкъдим итәчәкләр.
14 декабрьдә Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова башкаруында «Щелкунчик» операсы яңгыраячак. Шул ук көнне Дмитрий Покровский исемендәге Мәскәү ансамбле оркестр белән берлектә композитор Алексей Шелыгинның «Слово о полку Игореве» музыкаль әсәрен башкарачак.
Фестиваль 28 гыйнварда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә тәмамлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз