Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Яшел Үзән һәм Югары Осланда шәхси хуҗалыкларда бер мини-ферма да төзелмәгән
Апаслылар быел ике, чүпрәлеләр ун, буалылар унбер мини-ферма сафка бастырган.
(Яшел Үзән, 12 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бер мини-ферма да төзелмәгән. Бу хакта бүген Яшел Үзәндә Татарстан Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышыннан билгеле булды.
- Бүген биредә Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнары вәкилләре катнашында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмә узды.
2019 елда берәр генә мини-ферма төзелгән районнар – Тәтеш, Кама Тамагы һәм Кайбыч. Апаслылар быел ике, чүпрәлеләр ун, буалылар унбер мини-ферма сафка бастырган.
Гомуми санга килгәндә, Югары Осланда бер мини-ферма исәпләнә. Яшел Үзәндә мини-фермаларның гомуми саны ун. Тәтештә барлыгы 21, Кама Тамагында 25, Кайбычта 39, Апаста 28, Буада 39 һәм Чүпрәледә 73 мини-ферма бар.
Соңгы биш елда 1800 дән артык мини-ферма, шул исәптән быел 267 терлек торагы төзелгән. 81 млн сумга субсидияләүгә гаризалар кабул ителгән. Муниципаль район мәгълүматлары буенча, 49 млн сумга тагын 157 мини-ферма буенча документлар әзерләнә.
Кече хуҗалык формаларына ел саен федераль һәм республика бюджетларыннан 2 млрд сумнан артык акча юнәлдерелә, шул исәптән 1,4 млрд сумга якын акча – грант ярдәме, 566 млн сум – шәхси хуҗалыкларга субсидияләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз