news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел узган елгы уңышны кабатлый алмадык – авыл хуҗалыгы министры урынбасары

Татарстан игенчеләре 3670 мең тонна бөртеклеләр суктырып алган.

Быел узган елгы уңышны кабатлый алмадык – авыл хуҗалыгы министры урынбасары
Султан Исхаков

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан игенчеләре бүгенгә 3670 мең тонна бөртеклеләр суктырып алган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Урып-җыю эшләре тәмамлану алдында, басуларда эшләр төгәлләнеп килә. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгында җирләр туңдырганчы эшнең беткәне юк. Узган ел икмәккә бәя түбән булса да, язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыктык. Минераль ашламалар да керттек, культураларны корткычларга, авыруларга каршы да эшкәрттек.

Апрель аеннан августка чаклы, үсемлекләрнең вегетация чорында, республика буенча уртача 80-200 мм га кадәр явым-төшем күзәтелде. Иделнең аръягында – Кайбыч, Буа зонасында явым-төшем күләме 80-100 мм ны тәшкил итте. Бу - бик кирәкле вакытта яуды”, - диде урынбасар.

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, быел уңыш күләме узган елгыга караганда кимрәк.

  • 2017 елда Татарстан игенчеләре 5 млн тонна бөртекле культуралар уңышы җыеп алган иде.

“Быел узган ел уңышын кабатлый алмадык. Республика буенча бүгенгә 3670 мең тонна бөртеклеләр суктырылды. Уртача уңыш гектарыннан 26 центнерны тәшкил итә.

Хәзерге вакытта, Россия буенча, барлык мәйданнарның 70 проценты суктырылып алынды. Амбарларда 88 млн тонна тулаем җыем бар. Уңыш узган елга караганда 22 млн тоннага кимрәк. Россия буенча бер гектар мәйданнан 27,3 центнер бөртекле суктырылган. Бу – 2017 елга караганда 4,5 центнерга кимрәк дигән сүз”, - диде Илдус Габдрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100