news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда техник культураларның мәйданнары узган елдагыча сакланган

Техник культуралар барлыгы 336 мең гектар тәшкил итә.

Быел Татарстанда техник культураларның мәйданнары узган елдагыча сакланган
архив tatar-inform

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда техник культураларның мәйданнары узган елдагыча сакланган. Бу хакта ТР вице-премьеры – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

“Техник культураларның мәйданнарын саклыйбыз. 3 млн тоннага якын уңышка исәпләнгән шикәр чөгендере үстерелә. Рапс, көнбагыш һәм кукурузаны бөртеккә, аларның өлгерү мөмкинлегеннән чыгып һәм кыска вакытта көзге уракта алып бетерерлек итеп игәбез. Артык мавыгырга ярамый, чөнки кар астында калу куркынычы да бар”, - диде министр.

Техник культуралар барлыгы 336 мең гектар тәшкил итә. Бүген шикәр чөгендере 52 мең га мәйданда игелгән (81 проценты), май культуралары 100 мең га тәшкил итә (37 процент).

“120-130 мең гектар тирәсе рапс, 140-150 мең гектар тирәсе көнбагыш культурасы үстерелә. Рапс һәм көнбагыш өлгерү, җыеп алу белән акча китерә торган культуралар. Урак вакытында бөртекле ашлыкка бәяләр дә түбән була, шуңа күрә көтәрлек мөмкинлеге булмаганы сатарга мәҗбүр була, көтәргә мөмкин булганы яңа ел җиткәч, бәяләр кыйбатлангач сата”, - диде Марат Әхмәтов.

Бәрәңге быел 5,9 мең га, ачык грунтта яшелчәләр 2,3 мең га мәйданда үстереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100