news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда техник культуралардан уңыш яхшы булыр дип көтелә

“Югары маржиналь культураларның чәчүлек торышлары былтыргыдын яхшырак”, - диде министр.

(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда техник культуралар уңышы яхшы булыр дип фаразлана. Аның хисабына республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре финанс хәлен яхшырта алырга тиеш. Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.

Аның әйтүенчә, бөртекле культуралардан соң, өлгерешенә карап, 356,4 мең гектар мәйданда чәчелгән техник культуралар җыеп алыначак. Шуларның 120 мең гектары – рапс, 124 мең гектары – көнбагыш, 64,3 мең гектарда шикәр чөгендере, 8,4 мең гектарда бәрәңге, яшелчәләр.

“Быел югары маржиналь культураларның чәчүлек торышлары былтыргыдын яхшырак. Бу культураларга базар бәяләре дә былтыргыдан югарырак. Алар хисабына республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре финанс хәлен яхшырта алыр дип уйлыйм”, - диде министр.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, бүген-иртәгә көзге бодай һәм көзге арышны урып җыю төгәлләнергә тора. “Борчак барлык мәйданнарның яртысыннан күбрәк өлешендә җыеп алынган. Быел борчак өчен мул уңышлы ел түгел. Эсселек эзсез узмаган, уңыш гектарыннан 16 центнер тәшкил итә”, - диде ул.

Министр быел арпа уңышы көзге культуралардан калышмавын белдерде. “Параллель рәвештә арпа урыла. Җәй сабан культуралары өчен бик үк яхшылардан булмады. Моңа карамастан, иртәрәк чәчәргә өлгергәннәр арасында арпа гектарыннан 40 центнердан арткан басулар бар”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100