news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда шикәр чөгендере уңышы 3 млн тонна булыр дип көтелә

“Татарстан – чөгендер игүче субъект”, - диде Марат Әхмәтов.

Быел Татарстанда шикәр чөгендере уңышы 3 млн тонна булыр дип көтелә
Байрак

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанда быел 3 млн тоннага якын шикәр чөгендере уңышы җыярга планлаштыралар. “Быел һава шартлары шикәр чөгендере өчен шактый уңай”, - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.

“Татарстан – чөгендер игүче субъект. Без 3 млн тоннага якын шикәр чөгендере җыярбыз дип көтәбез”, - диде Марат Әхмәтов.

Шикәр чөгендеренең беренче мәйданнарын җыю эшләре башланган. Төбәктә беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен җыюга Зәй районы аграрийлары керешкән. “Шушы көннәрдә Зәй шикәр заводына яңа уңышның беренче партиясе килде”, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

  • Татарстанда шикәр чөгендеренең җыю мәйданы 64,6 мең га тәшкил итә. Уңыш Зәй, Буа һәм Нурлат шикәр заводларында эшкәртеләчәк.
  • 2017 елда Татарстанда шикәр чөгендере рекордлы күләмдә җыелды. Ул вакытта тулай җыем 3 млн 130 мең тонна тәшкил иткән. Бу республикада чөгендерчелек тарихында иң зур күрсәткеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100