news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда өч яңа “Минем документлар” офисы ачылачак

Уңайлы биналарга республиканың өч районындагы һәм Яр Чаллыдагы күп функцияле үзәкләр күчәчәк.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2019 елда Казан шәһәрендә берьюлы өч яңа “Минем документлар” офисы ачылачак. Бер офис – Юдино поселогында, икенчесе – “Салават Күпере” торак комплексында һәм өченчесе – Авиатөзелеш районында урнашачак. Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТРның Күп функцияле үзәкләр директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“2019 елда Актаныш, Алабуга, Тәтеш районнары һәм Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан күп функцияле үзәкләр уңайлы биналарга күчәчәк. Казан шәһәренең Юдино поселогы, “Салават Күпере” торак комплексы һәм Авиатөзелеш районында яңа үзәкләр ачылачак дип планлаштырабыз”, - диде Ленара Мозаффарова.

Аның сүзләренчә, соңгы дүрт ел эчендә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Апас, Питрәч районнары һәм Кама Аланы поселогында урнашкан күп функцияле үзәкләр биналары ремонтланган һәм федераль таләпләргә туры китерелгән. Шулай ук яңа биналарга Лаеш, Саба, Чистай районнарындагы күп функцияле үзәкләр күчкән.

“Соңгы ел ярым вакыт эчендә Казанда шәһәрнең Совет һәм Мәскәү районнарында өч яңа офис ачылды. Алар Җиңү Проспекты, 214, Баш ур., 60 һәм Коләхмәтов ур., 25/1 адреслары буенча урнашкан. Бу үзәкләр өчен бүлмәләр ТР Президенты карарлары нигезендә бүлеп бирелде”, - дип ассызыклады Ленара Мозаффарова.

  • Бүгенге көндә күп функцияле үзәк филиалларының гомуми мәйданы 16 мең квадрат метрдан артык күләм тәшкил итә. Федераль система мәгълүматлары буенча, 2018 елда күп функцияле үзәкләр күрсәткән хезмәтләрдән гражданнарның канәгатьләнү дәрәҗәсе 97% тәшкил иткән. Узган ел Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә 3 млн 755 мең хезмәт күрсәтелгән. 
  • 2018 елда күп функцияле үзәкләрдә федераль хезмәтләр алу өчен гариза бирүчеләр түләгән һәм Татарстан бюджетына керә торган дәүләт пошлинасы 609,7 млн сум тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100