news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан игенчеләре зуррак табыш китерә торган культуралар үстерәчәк

Республика буенча 60 мең гектарга рапс чәчәргә уйлыйбыз, ди авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быел Татарстан игенчеләре зуррак табыш китерә торган культуралар үстерәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә республиканың авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Быел язгы чәчү кампаниясенә, узган еллардагы чәчү мәйданнарын тоту белән бергә, берникадәр структур үзгәрешләр дә керәчәк. Бу – министрлыкның тәкъдиме. Күп кенә хуҗалыкларда ел ярым, ике елга җитәрлек азык запасы бар. Шунлыктан быел безгә зуррак табыш китерә торган культураларга игътибар бирергә кирәк”, – диде Габдрахманов.

Аның сүзләренчә, терлекчелек республикасы буларак, кузаклы культураларга игътибар артырга тиеш.

“Республикада аксым, аксымлы азыклар проблемасы кискен тора. Әгәр без югары продукция җитештерүгә омтылабыз икән, сатып алына торган катнашмалар белән генә, терлекчелек өлкәсен алга җибәреп булмый”, - диде урынбасар.

Быелгы язгы чәчү кампаниясендә акчаны тиз кертә торган культураларга өстенлек биреләчәк.

“Майлы культураларының мәйданын арттырырга туры киләчәк. Быел республика буенча 60 мең гектарга рапс чәчәргә уйлыйбыз. Без аны бер игәбез, бер ташлыйбыз. Әмма тырышып эшләгән җирдә ул һәрвакыт уңыш бирә. Ел нинди генә килсә дә, анан керем алып була. Кайбер җитәкче-белгечләр бу культураны яратып бетерми. Чөнки ул аерым игътибар сорый”, - диде Илдус Харисович.

Май культуралары игүнең отышлы ягы – аны республикада тиз арада урнаштырып булуда.

“Распны да, көнбагышны да көнендә-сәгатендә сатып алырга мөмкин структура бар - Казан май сыгу комбинаты. Чималны сатып алучы оешма хуҗалыкларга исәп-хисапны вакытында ясый. Август аенда бер генә культурадан да акча алып булмый. Ашлыкның ул вакытта дәрәҗәсе дә, сатып алучысы да юк. Ә рапсны суктырып алу белән үк акчага әйләндерергә мөмкин”, – диде министр урынбасары.

Исегезгә төшерик, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында, май-июнь айларының гадәттәгедән эссерәк килү ихтималлыгын, Татарстанның язгы кыр эшләренә әзерлеген һәм Кукмара районында люпин эшкәртү заводы төзү турында сөйләшүләр алып барылуын әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100