news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан басуларында көнбагыш уңышын калдырмаска җыеналар

Республика кырларында көнбагыш урагына октябрь башында керешәчәкләр.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан басуларында үсүче көнбагышның өлгереше начар түгел. Шуңа күрә ул быел җыелмыйча калмаска тиеш. Бу хакта бүген “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап итеп, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Республика кырларында көнбагыш 128 мең гектарда үсә. Чыннан да узган ел, температура режимы аяк чалу, җәй салкынрак килү аркасында, җитешеп бетмичә, җыелып бетелмәгән мәйданнар калды. Быел көнбагышларның халәте начар түгел. Без инде кайбер урыннарда өстән сиптереп, тизрәк корыту эшен дә башкарабыз. Шуңа күрә октябрь башларында көнбагыш суктыру эшенә керешербез дип уйлыйм. Уңыш күләме буенча да начар булырга тиеш түгел”, - диде министр урынбасары.

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, бүгенге көндә кем рапс яки көнбагыш үстерә, алар һәрвакыт отышта.

“Казанда тәүлегенә 1 млн тонна эшкәртә торган май сыгу комбинаты бар. Алар хуҗалыклар белән исәп-хисапны да вакытында ясый. Шуңа күрә майлы культуралар үстерү отышлы”, - дип саный урынбасар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100