news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел татар телле радиолар арасында пляж волейболы турнирында Сергач радиосы да катнашачак

Быел татар телле радиолар арасында пляж волейболы турнирында Сергач радиосы да катнашачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

20 августта Казанда XI тапкыр татар телле радиостанцияләр арасында пляж волейболы буенча турнир узачак. Быел ярышларда барлыгы алты команда катнашуы көтелә. Алар арасында Түбән Новгород татарлары өчен эшләүче «Сергач.Татар радиосы»да бар. Әлеге радио озак еллар үз эшчәнлеген татар телендә алып бара. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында чарага багышланган матбугат очрашуында журналист, турнирга нигез салучы Илнур Фәйзрахманов сөйләде.

«Бүгенге көндә Сергачта «Сергач.Татар радиосы» эшләп килә. Ул «Татар радиосы» ешлыгында, алар һәр көнне үзләренең тапшыруларын эфирга чыгара. Мин алар белән хезмәттәшлек итәм, аларга яңалыклар әзерлим. Быел алар турнирга бер ямь өстәр дип уйлыйм», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Илнур Фәйзрахманов фикеренчә, бу – турнир өчен бик мөһим фактор. «Башка төбәкләр өчен дә үрнәк булыр дип ышанабыз», – диде ул.

«Без Россия масштабына чыгабыз. Татарстанда эшләүче радиолар гына түгел, ә Россия киңлекләрендә яңгыраган радиоларның берсе безнең белән булачак. Бәлки, алардан күреп, аларны мисал итеп башка төбәкләр дә татар телендә эшли башлар, эфирга аваз чыгарыр. Өмет бар – Самара өлкәсе, Пенза, Мәскәү өлкәсе. Алар да татар телендә эшли ала торган төбәкләр. Бәлки күреп тотынырлар, талпынырлар», – дип сөйләде ул.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot