news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ризәлә Исмәгыйлева: Радиолар арасында волейбол турниры матур бәйрәм, берләшү факторы

Ризәлә Исмәгыйлева: Радиолар арасында волейбол турниры матур бәйрәм, берләшү факторы
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

20 августта Казанда Пляж волейболы үзәгендә XI тапкыр татар телле радиостанцияләр арасында пляж волейболы буенча турнир узачак. Быел бәйгене «Тәртип» радиосы оештыра, ярышларда барлыгы алты команда катнашуы көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында чарага багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Тәртип» радиосы инде өченче мәртәбә җиңү яулады, узган елны да кубок алуга ирешкән идек. Уенның шартлары буенча, җиңүче радио чираттагы турнирны оештыра. Быелгы турнир Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Әлеге турнир матур бәйрәм, татар радиолары берләшү факторы», – дип сөйләде «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бәйгедә быел алты команда – «Татар радиосы», «Болгар», «Күңел» «Тәртип» радиолары һәм Түбән Новгород татарлары өчен эшли торган «Сергач.Татар радиосы» катнашачак. Шулай ук төрле елларда радиода эшләп китүчеләрдән аерым команда җыелуы көтелә.

«Төрле елларда радиоларда эшләгән алып баручылар өчен аерым команда булачак. Без бер турнирда аны оештырган идек, аннан соң ничектер җыелып бетә алмадык. Быел шөкер, күбесе килергә теләк белдерде, кемнәрдер уйнарга, кемнәрдер карарга килә. Төрле елларда, төрле радиоларда эшләп киткән егет-кызларны күреп булачак», – диде турнирның идея авторы Илнур Фәйзрахманов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Илнур Фәйзрахманов сүзләренчә, командада кабул ителгәнчә ике кеше генә түгел, 4-6 кеше уйный ала. «Пляж волейболы кагыйдәләрен бераз үзебезгә яраклаштырдык», – диде ул.

«Бу – синтезланган, гибридлаштырылган волейбол турниры. Классик пляж волейболында ике кеше генә уйный, алар бикинидан, плавкидан. Ләкин татар телендә эшләүче радио алып баручыларны алай киендерү безнең мәсләккә туры килми. Аны начар яктан гына кабул итәрләр, без аны бераз үзгәрттек. Безнең физик әзерлек тә ике кеше генә уйнарлык түгел. Шуның өчен авырлык килмәсен өчен, без аны гибридлаштырдык», – диде Илнур Фәйзрахманов.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot