Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган

Казанда 2024-2025 уку елында татар теле һәм татар әдәбияты фәннәреннән Бердәм республика имтиханын тапшыручылар белән очрашу узды. Очрашуга ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, татар теленнән имтихан тапшырган укучылар һәм аларның укытучылары чакырылган иде.
Быелгы уку елында татар теленнән бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган. Аларның берсе татар әдәбиятын да сайлаган.
Имтихан сайлаучыларның күбесе Казан мәктәпләреннән. Шулай ук Түбән Кама, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә районнары, Чистай һәм Бөгелмә районнарыннан укучылар бар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тугызынчы сыйныф укучылары арасында яхшы динамика булуын билгеләп үтте.
«Быел 5,8 мең тугызынчы сыйныф укучысы татар теленнән имтихан тапшырды. Бу узган ел белән чагыштырганда 2 меңгә диярлек күбрәк. Әлеге күрсәткеч безне һичшиксез шатландыра», – дип искәртте ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«11 сыйныфны тәмамлаучылар арасында бер укучы да республика дәүләт имтиханын бирмәгән еллар булды. Ул вакытларда бик көенгән идек. Үткән ел имтиханны 7 укучы тапшырды, быел 32. Бер яктан караганда ниндидер үсеш бар кебек, ләкин республикабызның милли тормышын үзен бер зур диңгез яки океан итеп карасак, бу күрсәткечләр әле ул океанда кечкенә генә бер җилкәнле көймә кебек кенә. Әлеге матур күренешкә сөенеп, җиң сызганып, алга таба да эшне дәвам итәчәкбез», – диде Марат Әхмәтов.
- Узган ел татар теленнән бердәм республика имтиханын җиде чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз