Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесе биремнәренә Россия тарихыннан да сораулар кертелгән
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих фәннәре һәм Бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме мәгариф кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенә быел Россия тарихыннан да биремнәр өстәлүен әйтте.
«Бәйгенең оффлайн этабында Татарстан тарихы буенча үткәрелгән төбәкара һәм Россиякүләм бәйгеләре җиңүчеләре дә катнаша ала. Бәйгенең беренче сезонында биремнәрне чорларга бүлгән идек, икенче сезонда биремнәр тематик бүленеш буенча тәкъдим ителде. Быел да нәкъ шулай булачак, ләкин без Россия тарихыннан да сораулар кертергә булдык. Бу - Мәскәүдән чакырылган жюри әгъзаларының һәм катнашучыларның теләге иде», - диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат очрашуында.
Раил Фәхретдинов катнашучыларга 5 - 11 сыйныфлар өчен Татарстан тарихы дәреслекләреннән әзерләнергә киңәш итте. «Катнашучылар әлеге дәреслекләргә таянып әзерләнә. Өстәмә әдәбият исемлегендә без билгеле бер авторларның китапларын тәкъдим итәбез. Алар арасында инкыйлабка кадәр хезмәтләр язган авторлар да бар. Ләкин күбесе – хәзерге авторлар», - дип җавап бирде ул «Татар-информ» хәбәрчесе соравына.
«Бәйгенең форматы «Умники и умницы» тапшыруына охшаган. Безнең бәйге моның төгәл күчермәсе түгел. «Тархан»да төрки халыкларның бердәмлегенә, төрки тарихка басым ясала. Шуңа бәйле рәвештә катнашучыларның географиясе дә киңәя. Безнең бәйге төрки яшьләрне җәлеп итү үзәге булып торсын иде дип телим. Узган ел, мәсәлән, Башкортстаннан катнашучылар булды. Беренче сезонда татарлар гына катнашкан булса, икенче сезонда төрле милләт вәкилләре катнашты. Димәк, бәйге күп кешене кызыксындыра», - диде галим.
«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенә гаризалар 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр кабул ителә.
- Конкурс Россия, Татарстан, төрки халыкларның мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыруга, тарихи-мәдәни китапханә мирасына кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Финал этабында (көндезге турда) җиңүчеләр һәм призерлар институтның «Тарих» (46.03.01) юнәлешендәге «төрки халыклар тарихы» профиленә бушлай керү хокукына ия була. Конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 10-11 сыйныф укучылары һәм/яки урта белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнаша ала.
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә III «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсын уңышлы гамәлгә ашыра, аның финал этабы телевизион форматта уза.
- Конкурс ике турда үткәрелә: беренче этап онлайн (читтән торып). http://www.tarhan-history.ru/ сайтында теркәлергә һәм онлайн-викторина үтәргә кирәк була. Сайлап алуны узган катнашучылар икенче этапка чакырыла. Икенче этап - оффлайн. Уен-телевикторина форматында уза, дүрт турда үтә. Һәр этапта өч җиңүче билгеләнә, алар киләсе этапка үтәләр. Катнашучының студиядә булуы мәҗбүри. Һәр бәйге видеога яздырыла, монтажлана һәм телевизион канал өчен эфирга әзерләнә. Тапшыру «ТНВ» каналында трансляцияләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз