news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Хәйретдинов: «Тархан» бәйгесендә җиңмәгән катнашучы да КФУга бушлай укырга керә ала

Рамил Хәйретдинов: «Тархан» бәйгесендә җиңмәгән катнашучы да КФУга бушлай укырга керә ала
© "Татар-информ", Солтан Исхаков

«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенә гаризалар 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр кабул ителә. Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов әйтүенчә, бәйгедә җиңүчедән кала, активлык күрсәткән башка катнашучыларны да игътибар белән күзәтәчәкләр. Бәйге җиңүчесе һәм актив катнашучылар Казан федераль университетында «Тарих» (46.03.01) юнәлешендәге «төрки халыклар тарихы» профиленә бушлай керү хокукына ия була.

«Бәйгене бик авыр дип бәялим. Безнең бәйгегә охшаш башка конкурслар да бар, әмма «Тархан» башкалардан аерылып тора. Оффлайн турда мәктәп укучысының Казан федераль университетына укырга керерлек белеме тикшерелә. Җиңүче кеше генә КФУга укырга керми, бәйге барышында үзен төрле яклап актив күрсәткән, әмма дулкынланып, җиңү этабына кадәр җитә алмаган, җаваплары белән аерылып торган катнашучыларны да барлаячакбыз. Андыйлар була икән, алар да бушлай укырга керә алачак. Без барлык катнашучыларны игътибар белән күзәтәчәкбез», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Ул льготалы урыннарның республика бюджетыннан түләнүен әйтте. «Безнең университетта тарих юнәлеше буенча төрле белгечләрне әзерлиләр. «Тархан»да катнашучы балалар лидер булырга омтыла, ныклап әзерләнеп киләләр. Бәйгедә катнашып, киләчәктә алар зур урыннарда эшлиләр. Моннан тыш, бездә укып, төрле телләрне дә өйрәнергә мөмкин. Бездә 27 чит тел укытыла, быел монгол теле укытылачак. Шуңа күрә КФУда укыган бала төрле яклап үсеш ала», - диде Рамил Хәйретдинов.

«Бәйгенең киләчәге өметле. Тагын да күбрәк катнашучы булуын телибез, әмма шуны аңларга кирәк, бу бәйгедә иң акыллы балаларны гына сайлап алабыз. Алар үзләрен киләчәктә тарихчы итеп күрә, мәдәният, тарих өлкәсендә эшләргә ниятлиләр. Шуңа күрә безгә әзерлекле, талантлы абитуриентлар укырга керүен телибез», - диде Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры.

  • Конкурс Россия, Татарстан, төрки халыкларның мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыруга, тарихи-мәдәни китапханә мирасына кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Финал этабында (көндезге турда) җиңүчеләр һәм призерлар институтның «Тарих» (46.03.01) юнәлешендәге «төрки халыклар тарихы» профиленә бушлай керү хокукына ия була. Конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 10-11 сыйныф укучылары һәм/яки урта белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнаша ала.

«Тарихны белмәгән милләтнең киләчәге юк, диләр. Безнең омтылыш һәм максат - мәдәният, тарихны белгән яшьләрне туплау. Шул өлкәгә караган бәйгеләрне үткәрү - зур җаваплылык. Проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән Казан федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы, «ТНВ» телерадиокомпаниясенә рәхмәт. Елдан-ел проектта катнашучыларның саны арта, узган ел гаризалар саны ике тапкырга арткан иде. Катнашучыларның географиясе дә киңәя. Узган ел Донецк, Луганск Халык Республикаларыннан да катнашучылар булды. Бу безнең өчен бик мөһим», - диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә III «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсын уңышлы гамәлгә ашыра, аның финал этабы телевизион форматта уза.
  • Конкурс ике турда үткәрелә: беренче этап онлайн (читтән торып). http://www.tarhan-history.ru/ сайтында теркәлергә һәм онлайн-викторина үтәргә кирәк була. Сайлап алуны узган катнашучылар икенче этапка чакырыла. Икенче этап - оффлайн. Уен-телевикторина форматында уза, дүрт турда үтә. Һәр этапта өч җиңүче билгеләнә, алар киләсе этапка үтәләр. Катнашучының студиядә булуы мәҗбүри. Һәр видеога яздырыла, монтажлана һәм телевизион канал өчен эфирга әзерләнә. Тапшыру «ТНВ» каналында трансляцияләнә.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100