news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Сәләт» Кырымда дүрт алан оештыра

2023 елның җәендә «Сәләт» оешмасы утыз алан һәм алты форум үткәрә.

Быел «Сәләт» Кырымда дүрт алан оештыра

2023 елның җәендә «Сәләт» оешмасына 30 ел тула. Юбилей уңаеннан быел «Сәләт»тә 30 алан эшләячәк. «Сәләтле җәй-2022» кампаниясе турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе, «Сәләт» яшьләр үзәге директор урынбасары Аяз Ханафин 2023 елда 18 меңнән артык баланың «Сәләт» аланнарында һәм форумнарында ял итәчәген әйтте. «Бездә җәй көздән башлана, чөнки октябрьдән үк әйдаманнарны әзерли башладык. Ел дәвамында башҗитәкләр белән тыгыз эш алып барабыз», – диде ул.

«Чувашия республикасында урнашкан «Батыр» яшьләр үзәгендә дүрт яңа смена узачак. Кырым республикасында узган ел өч смена булса, быел дүрт алан эшләячәк. Башкортстан республикасында ике алан уза. Татарстанда да аланнар традицион рәвештә үз эшен алып барачак. Аланнар эчендә 3500дән артык бала, форум белән бергә 18 меңнән артык бала катнашачак», – дип таныштырды Аяз Ханафин. Ул шулай ук portfolio-selet.ru сайтында гаризалар бирү кампаниясе башланып китүен әйтте.

«Сәләт» оешмасы Биләрдә алты халыкара яшьләр уку-укыту форумы оештыра. Аларның һәрберсе тематикаларга аерылган. Быел форумнар иҗат, мәгълүмати технологияләр, лидер, медиа, социаль күнекмәләр юнәлешләренә багышланган. Шулай ук «Сәләт» аланнарының традицион җыелу форумы үтәчәк. «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова форумнарга районның мәгариф бүлеге аша барып булуын әйтте.

«Иҗат Биләр форум»нан кала барлык форумнарга гаризаларны районнарның мәгариф бүлекләреннән кабул итәбез. Мәгариф бүлекләре мәктәпләр белән берлектә чараларда актив катнашкан, конференцияләрдә, ярышларда җиңгән балаларны җиденче класстан унберенче класска хәтле булган балаларны туплый. «Иҗат Биләр Форум» өчен аерым гариза бирү кампаниясе апрель аенда ачыла. Анда театр, бию, җыр белән мавыккан балаларны һәм коллективларны җыябыз», – диде Айгөл Габдрахманова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100