Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Сәләт» оештыручы «Сәмрух» ел премиясендә 15 номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк
«Ел сәлкеше», «Ел кулдашы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры» башка номинацияләрендә 55 финалист бүләкләнәчәк.
21 февраль «Пирамида» күңел ачу комплексында «Сәмрух» премиясе җиңүчеләре билгеләнәчәк. Премия «Сәләт» оешмасы тарафыннан сигезенче тапкыр бирелә. Быел унбиш номинациядә илле биш финалист көч сынаша. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел кулдашы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел клубы», «Ел остазы», «Ел партнеры», «Сәләт җырлый», «Ел форум җитәкчесе», «Сәләт стипендиясе», «Без рәхмәтле», «Бер дулкында» номинацияләре буенча җиңүчеләр ачыкланачак.
«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова быел яңа ике номинация өстәлгәнен дә әйтте.
«Сәмрух» ел премиясе – нәтиҗәләр ясау ноктасы. Анда ел дәвамында «Сәләт»не үстерүгә көч куйган шәхесләрне, командаларны барлыйбыз. 15 номинациядә 24 районнан йөздән артык гариза кабул иттек. Традицион номинацияләрдән кала ике яңа махсус номинация билгеләдек. Алар турында иртәгә генә беләчәкбез», – диде Айгөл Габдрахманова.
«Ел методисты» номинациясе быел гына кертелгән. Быел аланнарда эшләүче методистлар өчен махсус мәктәп тә булдырылган. «Аланнарның тематикасы туры килгән программаны, концепцияне методистлар төзи. Методистлар арта, аларның эш сыйфатларын да күтәрәбез. Шуңа күрә аларның эшләренә акцент ясап, бу елны яңа номинация булдырдык», – диде Айгөл Габдрахманова.
«Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе, «Сәләт» яшьләр үзәге директор урынбасары Аяз Ханафин методистларны сайлап алу турында сөйләде.
«Беренчедән, алар шулай ук гариза һәм портфолиоларын җибәрделәр. Портфолио нигезендә беренче этап узды. Биш финалист «Сәләт йорты»нда үз презентацияләрен күрсәттеләр һәм аланнарында булдырган уку-укыту программаларын тәкъдим иттеләр», – диде ул.
Очрашуда «Ел сәлкеше» номинациясе финалисты Рания Габитова да катнашты. Рания «Сәләт» аланнарында, проект, күчмә сессияләр, форумнарында 36 тапкыр сәлкеш булып катнаша. 2020 елда «Сәләт Яр Чаллы» аланында сары галстукта лаек була. Җиденче «Сәмрух» премиясендә «Ел сәлкеше» номинациясендә лауреат исемен ала.
«Сәләт» минем өчен икенче дөнья. Монда мин үземне таптым, яңа кешеләр белән дуслаштым. «Сәләт»тә татар мохите, ул миңа бик ошый. «Сәләт»кә килдем һәм монда калдым», – дип сөйләде Рания Габитова.
- «Сәмрух» ел премиясе Татарстан республикасы хөкүмәте ярдәме белән «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан тапшырыла. Премия беренче тапкыр 2015 елда үткәрелә. Сигез ел дәвамында премиядә 470 кеше катнаша, 65 җиңүче билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз