news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел республикада язгы кыр эшләре 22 миллиард сумга төшә

Чәчү кампаниясен ресурслар белән тәэмин итү быел берникадәр авыррак булган.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел чәчү кампаниясен ресурслар белән тәэмин итү берникадәр авыррак булган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта республика вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

“Узган елда без 11 млрд сумга якын кредит алган идек, быел 7 млрд сум белән чикләнергә туры килде. Былтыр сентябрьдән башлап, сөт сатудан ай саен 500 млн сум акча кереп барган иде, бу узган елгы чәчү кампаниясенә караганда күбрәк, менә шул акча ярдәм итте”, – дип белдерде министр.

Ул быел республикада язгы кыр эшләре 22 млрд сумга төшәчәген хәбәр итте. 7 млрд сум кредит, хуҗалыкларның шәхси финанс чыганаклары, чәчү башлангачы ук алынган 3 млрд сумга якын бюджет акчасы барлык чыгымнарны капларга булышачак, ди ул.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан кертелгән 5 процент ставкалы кредит буенча лимит чикле булган. Бу безгә 7 млрд сум кредит алырга гына мөмкинлек биргән. Министр сүзләренә караганда, Россия Хөкүмәте рәисе кредитлауга өстәмә чаралар бирү буенча гаризалар өйрәнеләчәген белдергән. Бөтен илгә 35 млрд сум бирелер дип фаразлана.

“Россия Хөкүмәте карары буенча, субсидияләр Пенсия фондына салымнар буенча бурычлары булмаган авыл хуҗалыгы субъектларына гына бирелә. Майда субсидия алырга теләсәң, 1 апрельгә бурычлар булмау шарт иде. Шуңа күрә кайбер хуҗалыклар акчасын әле һаман ала алмый. Шул сәбәпле 97 млн сум акча товар җитештерүчеләргә әле барып җитмәде”, – дип белдерде министр. Аның әйтүенчә, 1 мартка республикада барлык товар җитештерүчеләрнең 37 млн сумлык бурычы булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100