news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел май һәм июнь гадәттәгедән эссерәк килергә мөмкин

“Безнең бурыч – орлыкның дымга төшеп калуын тәэмин итү”, – диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Быел май һәм июнь гадәттәгедән эссерәк килергә мөмкин
Александр Эшкинин

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быел май һәм июнь айлары гадәттәгедән эссерәк һәм корырак килергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Олег Львович Шайтанов исемле галимебез бар. Соңгы дистә елда аның әйткән фаразлары ел саен туры килеп барды. Быел да ул һава шартларына үз фаразларын әйтте. Кызганычка, алар безне сөендерми”, – диде министр урынбасары.

Илдус Габдрахманов әйтүенчә, галим сүзләренә караганда, май, июнь айлары быел, башка елларга караганда, эссерәк киләчәк.

“Безнең өчен бу - куркыныч сигнал. Шулай да без табигать шартларын якынча белә торып, язгы кыр эшләрен оешканрак төстә, әзерләнебрәк башкарырга, орлыкның вакытында дымга төшеп калуын тәэмин итәргә тиешбез. “Ел коры килә икән, мин чәчмим әле” дип уйлаучы хуҗалыкларга шуны әйтер идем, чәчкән җирдә барыбер нәрсәдер була”, – диде Илдус Габдрахманов.

Исегезгә төшерик, узган ел Татарстан аграрийлары 5 млн тонна икмәк, 3 млн тонна шикәр чөгендере уңышы җыеп алган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100