news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел корылыкның күпме зыян салганы урып-җыю тәмамлангач билгеле булачак

Быел республикада чәчүлекләр корылыктан “үлеп бетәрлек” дәрәҗәдә зыян күрмәгән.

(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда корылыкның күпме зыян салганы урып-җыю тәмамлангач билгеле булачак. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

“Без фаразлаган уңыш күрсәткече һәм кертелгән акча белән чынлыкта алынган уңышны чагыштырып карарга кирәк булачак. Аннары корылыктан китерелгән зыян исәпләп чыгарылачак”, - диде министр. Аның әйтүенчә, быел республикада чәчүлекләр корылыктан “үлеп бетәрлек” дәрәҗәдә зыян күрмәгән, шуңа күрә зыянны каплау өчен ил казнасыннан акча бирелү-бирелмәү дә билгесез.

“Узган атнада явып үткән яңгырлар хәлне бераз җиңеләйтте”, - ди ул. Марат Әхмәтов быел Россиянең 21 төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертелгәнен искәртте. Республикада исә, 17 районда һава һәм туфракта корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Министр әйтүенчә, бу районнарда өч ай эчендә явым-төшем 70 мм нан азрак булган. Ә күпьеллык уртача күрсәткеч 170 мм га тәңгәл. Иң аз яңгырлар Тәтеш, Спас, Буа, Әлки, Түбән Кама, Баулы, Апас районнарында яуган.

Министр әйтүенчә, зыян килгән очракта дип, мәйданнарны иминиятләштерүнең элекке елларда әллә ни файдасы булмаган. “Иминият компанияләренә күргән зыянны раслау бик авыр. Соңгы бер-ике елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре бу чараны кулланмый башладылар. Чәчүлекләр үлеп бетәрлек дәрәҗәдә үк зыян күрмәде. Алар барыбер гектарыннан 15-20 центнер уңыш бирә, гәрчә без 40 центнерга өметләнгән булсак та”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100