Быел Казанның биш вузында укучы студентлар бушлай өстәмә IT-белем үзләштерә алачак
Цифрлы технологияләрне өйрәнү буенча яңа кафедралар Казан федераль университетында, энергетика, медицина университетларында, КНИТУ-КАИда һәм КНИТУ-КХТИда ачылачак.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Казанның биш вузында цифрлы технологияләрне өйрәнү буенча яңа кафедралар ачылачак. Студентлар төп белгечлек белән беррәттән бушлай өстәмә IT-белем үзләштерә алачак.
«Студентлар бакалавр яки магистр дипломына өстәмә IT-белгечлек тә алып чыга алачак. Мәсәлән, югары уку йортын тәмамлаучы табиб эш урынына IT-технологияләрне дә белеп киләчәк. Ул аңа үзенең профессиональлеген арттырырга ярдәм итәчәк», — диде Айрат Хәйруллин.
Айрат Хәйруллинның IT-технологияләрне яхшы белүче табиб мисалын китерүе юкка булмады. Бүгенге көндә медицинада ясалма интеллект киң кулланыла. Сүз уңаеннан, быел Республика клиник хастаханәсен халыкара стандартлар буенча цифрлаштыру көтелә.
Министр мәгълүматлары буенча, цифрлы технологияләрне өйрәнү буенча яңа кафедралар Казан федераль университетында, энергетика, медицина университетларында, КНИТУ-КАИда һәм КНИТУ-КХТИда ачылачак.