news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Республика клиник хастаханәсен халыкара стандартлар буенча цифрлаштыру көтелә

HIMSS стандартлары нигезендә дәвалау процессы ачык күренәчәк һәм табиб хаталары минимальләштереләчәк.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2022 ел азагына кадәр Республика клиник хастаханәсен HIMSS халыкара стандартлары буенча цифрлаштыру көтелә.

«Медицина ярдәменең сыйфатын арттыру өчен Республика клиник хастаханәсен HIMSS халыкара стандартлары буенча цифрлаштырырга тотындык. Әлегә илдә бер генә хастаханә әлеге стандартка ия», — диде Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

HIMSS сертификатына ия булу кеше факторын минимальләштерүне һәм дәвалауның барлык этапларында пациентның куркынычсызлыгын гарантияләүне аңлата. Мәсәлән, бу система пациентка ярамаган препаратлар яки дарулар бирүне чикли.

Айрат Хәйруллин әлеге проектны Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков җитәкчелегендә гамәлгә ашырылуын әйтте.

«Без дәвалау процессының ачык күренүен тәэмин итә алачакбыз. Пациентны дәвалау гамәлләре теркәлгән чын мәгънәсендә электрон медицина картасы барлыкка килә. Иң мөһиме — табиб хаталарын минимальләштерү мөмкинлеге булачак», — Айрат Хәйруллин.

Министр ел азагына хастаханәнең яңа стандарт буенча эшли башлаячагына ышанычын белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100