news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Көньяк Сабан туе Ростовта узачак

Васил Шәйхразиев былтыр Көньяк Сабан туе беренче тапкыр Дагыстанда оештырылганын искәртте.

Быел Көньяк Сабан туе Ростовта узачак
Рамиль Гали

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Көньяк Сабан туе Ростов шәһәрендә узачак. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев матбугат конференциясендә әйтте.

«Былтыр Дагыстанда Махачкалада беренче тапкыр Көньяк Сабан туе үткәрдек. Быел Ростовта узачак, икенче елга Краснодар, өченче елга Адыгея үзенә алды», — диде.

Васил Шәйхразиев Россиянең 8 федераль округы төбәкләренә эш сәфәрләренә кыскача күзәтү ясады. Шәһәрләрдә җитәкчеләр, дин әһелләре белән очрашканнарын әйтте. «Оренбургтан Краснодарга, Сочига киттек. Краснодарда губернатор урынбасары белән очраштык», — диде.


news_right_1
news_right_2
news_bot