news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның күпчелеге информатикадан имтихан сайлаган

Икенче урында - җәмгыять белеме (16326 укучы), өченче урында - география (13098 укучы).

Быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның күпчелеге информатикадан имтихан сайлаган
архив tatar-inform

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел төп дәүләт имтиханына сайлап алынган предметлар арасында беренче тапкыр информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр предметы алга чыккан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Информатикадан имтиханны 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 19560 укучы тапшырачак. Икенче урында - җәмгыять белеме (16326 укучы), өченче урында - география (13098 укучы).

Министр 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханы мәҗбүри булуын һәм аның дүрт мәҗбүри имтиханнан торуын әйтте. Рус теле, математика һәм укучы теләге буенча ике предмет сайлап алына.

Имтиханнар 24 майдан 2 июньгә кадәр үткәрелә. Аларны вакытыннан алдан тапшыру чоры 22 апрельдән 14 майга кадәр. 25 июнь -2 июль - резерв көннәр. Бу көнне дүрт предметтан бер, я икесен бик начар билгегә тапшырган яки нигезле сәбәпләр аркасында имтиханга килә алмаган, шулай ук биремнәрен эшләп бетермәгән укучылар килә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100