news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кадастр исәбендәге 851 мең объектның мәгълүматы тулы яки дөрес булмаган

Оператив мәгълүматлар буенча, сорау тудырган объектларның 90 проценты кабат тикшерелгән һәм аларның 26 проценты тиешенчә теркәлгән.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ЕГРНда тулы яки дөрес булмаган мәгълүмат 851 мең күчемсез милек объектында ачыкланган. Моны республика территориясендә кадастр исәбенә куелган барлык җир участокларын һәм капиталь төзелеш объектларын анализлау күрсәткән.

«Әлеге объектларның исемлеге муниципалитетларга өстәмә мәгълүмат җыю һәм тикшерү өчен җибәрелде. Бүгенге көндә аларның 90 проценты кабат тикшерелде. Республиканың 34 районында мәгълүматны тикшерү тулысынча төгәлләнде», — диде Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Оператив мәгълүматлар буенча, сорау тудырган объектларының:

  • 26 проценты тиешенчә теркәлгән;
  • 16 проценты гражданнар тарафыннан сәбәпсез рәсмиләштерелми;
  • 8 проценты иске тәртип буенча теркәлгән;
  • 6 проценты хокукларны рәсмиләштерү стадиясендә;
  • 11 проценты табылмаган;
  • 3 проценты хуҗасыз;
  • 30 процентында башка сәбәпләр.

«Күчемсез милеккә хокукны теркәү, беренче чиратта, гражданнарның үзләре өчен кирәк. Әйтик, 2009 елдан башлап, бары тик хокуклары теркәлгән капиталь төзелеш объектларына гына газ кертү рөхсәт ителә», — диде Фәнил Әһлиуллин.

Моннан тыш, күчемсез милек тиешенчә теркәлмәгән очракта, вафат булган хуҗаның варислары мирасны суд аша гына үзләренә яздыра ала.

Алдан хәбәр ителгәнчә, 1997 елга кадәр рәсмиләштерелгән мөлкәтне Росреестрда хәзер бушлай теркәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100