news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1997 елга кадәр рәсмиләштерелгән мөлкәтне Росреестрда бушлай теркәргә була

Элеккеге документлар бүген дә гамәлдә, ләкин милекне сату, арендага бирү, башка кешегә күчерү өчен Росреестрга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр барлыкка килгән хокукларны яңадан теркәү өчен 350 сум дәүләт пошлинасы түлисе булган. 2020 елның 29 декабреннән дәүләт пошлинасы бетерелгән.

«Дәүләт пошлинасын түләүне бетерү турындагы Татарстан Республикасы тарафыннан чыккан инициативаны Россия Финанс министрлыгы хуплады һәм Салым кодексына тиешле үзгәрешләр кертелде», — диде Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Кагыйдә буларак, Татарстанда 2000 елга кадәр җиргә, йортка хокуклар дәүләт актлары, нотариус һәм Техник инвентаризация бюросы документлары нигезендә расланган. Элеккеге документлар бүген дә гамәлдә, ләкин милекне сату, арендага бирү, башка кешегә күчерү өчен, аны Росреестрда теркәргә кирәк.

Җирне, йортны алыш-биреш итүдән тыш, юллар салынганда участок дәүләт карамагына алынган очракта тиешле компенсациягә дәгъва кылу өчен дә милекнең теркәлгән булуы шарт. Шулай ук күрше участокның чикләре ачыкланган вакытта хуҗаның хокуклары бозылмасын өчен алдан теркәү эшен башкарып кую кулайрак.

«Барлык гражданнарны да әлеге мөмкинлектән файдаланырга һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәргә чакырам. Муниципалитетлардагы җирле администрация гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерүдә бөтен методик ярдәмне күрсәтергә әзер», — диде Фәнил Әһлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100