news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Татарстан икътисад министры алдында бурычлар катгый

Татарстан Премьер-министры Татарстан Икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Икътисад министрлыгына дәүләт программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашырганда координацияләү системасын яңадан карарга кирәк булачак. Төп бурыч — тулай төбәк продукты күләмен арттыру. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин республиканың яңа икътисад министрын тәкъдим иткәндә әйтте.

ТР Хөкүмәте башлыгы үз чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтовның Татарстан икътисадын 2010 елдан 2014 елга кадәр җитәкләгәнлеген искәртте.

«Ил президенты җитди бурыч куйды — тулаем эчке продуктны 5 процентка арттыру. Бу стратегик планнарны эшләгәндә һәм гамәлгә ашырганда координацияләү системасын яңадан карауны таләп итә торган бик зур эш. Бездә Моношәһәрләрне үстерү фонды белән эшләү, сәнәгатькә резидентларны җәлеп итү, шулай ук инжиниринг үзәкләрен һәм прототиплаштыру үзәкләрен үстерү мәсьәләләре дә бар», — дип аңлатты Песошин.

Фәрит Габделганиевны озатканда, Татарстан Республикасы Премьер-министры элеккеге министрның Татарстанда кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны сизелерлек артуга ирешүен искәртте.

«Тулаем төбәк продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 26 проценттан артык тәшкил итә — бу республика тарихында иң югары күрсәткеч, кече бизнеста эшләүчеләр саны 600 мең кешегә кадәр артты. Федераль үзәк белән конструктив мөнәсәбәтләр төзелде, без бик күп ташламалар алдык, бу Татарстанның икътисади потенциалын үстерергә мөмкинлек бирде», — диде Песошин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртәнге киңәшмәдә яңа икътисад министрын тәкъдим итте. Ул — Мидхәт Шаһиәхмәтов. ТР икътисад министры Фәрит Абдулганиев республика җитәкчесе ярдәмчесе итеп билгеләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100