news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Шаһиәхмәтовны билгеләү икътисад өлкәсендә яңа бурычлар белән бәйле

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә икътисад үсешенең ел саен 5 проценттан да ким булмаган үсеш тәэмин итәргә кушты.

Казан Кремле: Шаһиәхмәтовны билгеләү икътисад өлкәсендә яңа бурычлар белән бәйле
архив

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Мидхәт Шаһиәхмәтовны Татарстан икътисад министры итеп билгеләү министрлык алдында торган яңа бурычлар белән бәйле. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ил Президенты тарафыннан ел саен 5 проценттан да ким булмаган икътисад үсеше темпларын тәэмин итү бурычы куелган. Бу мөһим бурычны истә тотып, республика Президенты, объектларда хәзерге вазгыять турында фикер алышу, шулай ук булган резервларны анализлау өчен, Татарстан предприятиеләре җитәкчелеге белән очрашулар сериясе уздырды. Зур эш башкарасы бар. Яңа икътисад министрын билгеләү нәкъ менә шушы бурычларны хәл итү белән бәйле», — диде Галимова.

Бүген иртәнге киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа икътисад министрын тәкъдим итте. Ул — Мидхәт Шаһиәхмәтов. Татарстаннның элеккеге икътисад министры Фәрит Абдулганиев ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100