Илшат Әминов: «Аналог телевидение эшләвен дәвам итәчәк»

Аудиториягә якын торганлыктан, төбәк каналларына яңа цифрлы мультиплексларда ихтыяҗ булачак, дип саный «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда якындагы берничә айда аналог телевидение эшләвен дәвам итәчәк.  «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Аналог телевидение эшләвен дәвам итәчәк, чөнки система барлык телетамашачыларның да цифрлы тапшыргычларга күчүенә әзер түгел. Күп кенә телевизорларга әлегә цифрлы сигналны кабул итү өчен тиешле җиһазлар куелмаган», - диде Илшат Әминов.

Ул яңа цифрлы мультиплексларда төбәк телеканаллары өчен һичшиксез урын булырга тиешлеген искәртте. Җирле каналлар үз аудиториясенә бик якын тора һәм мөһим проблемаларны яктырта, диде Илшат Әминов.

«Әлеге каналлар беркемгә дә комачауламый, аларның үз аудиториясе бар. Өстәвенә, алар хәтта акча да сорамый. Бары тик: «Безгә эфир телевидениесендә үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирегез, калганын үзебез эшләячәкбез», - дип кенә әйтәләр», - диде Илшат Әминов.

  • Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак. Илшат Әминов белән интервьюны sntat.ru сайтыннан укыгыз.