news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Словакия икътисад министры белән хезмәттәшлек хакында фикер алышачак

Татарстан Хөкүмәте «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналарына Словакия Республикасы резидентларын җәлеп итәргә ниятли.

Миңнеханов Словакия икътисад министры белән хезмәттәшлек хакында фикер алышачак
архив tatrstan.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 10 декабрьдә Словакиягә сәфәр кылачак. Биредә ул әлеге илнең икътисад министры белән очрашырга ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Республика Президентының Словакия Республикасы икътисад министры белән очрашуы планлаштырылган. Ул икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словакия Хөкүмәт комиссиясенең рәистәше булып тора», - диде Галимова.

Петер Жига белән очрашуда Словакия компанияләренең Татарстанга бизнес-миссиясен оештыру хакында сүз барачак.

«Соңгы елларда Словакия Республикасы белән элемтәләр әллә ни интенсив үсеш кичермәде. Әлеге сәфәр кысаларында Словакия резидентларын «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналарына, өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләренә һәм муниципаль сәнәгать мәйданчыкларына җәлеп итү; «Татнефть» линиясе буенча, автомобиль, машина төзелеше, ИТ, энергия саклау өлкәләрендәге хезмәттәшлек кебек юнәлешләр хакында фикер алышачаклар», - дип ачыклык кертте Галимова.

2018 елда Татарстан һәм Словакия арасындагы тышкы сәүдә әйләнешенең күләме 540,7 миллион доллар тәшкил иткән. Бу 2014 елдан бирле иң яхшы күрсәткеч, дип искәрттеләр Казан Кремлендә. Быелның тугыз аенда Татарстан һәм Словакия арасындагы тышкы сәүдә әйләнешенең күләме 468 миллион доллардан артып киткән.

Шулай ук «ТАНЕКО», «Татнефть» һәм КАМАЗ линияләре буенча хезмәттәшлек алып барыла. Татарстан Словакиягә ягулык, нефть, эшкәртү продуктлары, каучук, пыяла һәм агач материаллары чыгара. Импорт структурасында җиһаз, мебель һәм җир өсте транспорты чаралары зур өлешне алып тора, дип билгеләп үттеләр Казан Кремлендә.

Рөстәм Миңнеханов Словакиядән Белоруссиягә юл тотачак. Ул анда ил Президенты Александр Лукашенко белән очрашырга ниятли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100