news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Белоруссиягә сәфәр кыла һәм Александр Лукашенко белән очраша

Яклар хезмәттәшлекне киңәйтү, шулай ук газ-мотор транспортын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышачак.

Рөстәм Миңнеханов Белоруссиягә сәфәр кыла һәм Александр Лукашенко белән очраша
архив

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белоруссиягә рәсми сәфәре вакытында ил Президенты Александр Лукашенко белән очрашырга ниятли. Яклар хезмәттәшлекне киңәйтү, шулай ук газ-мотор транспортын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Президентның Белоруссиягә сәфәре вакытында ил Президенты Александр Лукашенко белән очрашуы планлаштырылган. Беларусь Республикасы — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе. Ике арадагы мөнәсәбәтләр Россия-Белоруссия хезмәттәшлеге линиясе буенча да үсеш кичерә. Ил Президенты белән очрашу вакытында аны тагын да киңәйтү хакында сүз барачак», - диде Галимова.

Газ-мотор двигательләре төзү буенча уртак проект, «КАМАЗ» ГАҖ өчен автокомпонентлар сату номенклатурасының күләмен киңәйтү, Белоруссиядә «Татнефть»нең газ заправкалары станцияләре санын арттыру, Татарстанның химия предприятиеләрендә җитештерелгән продукция һәм автомобиль шиннарын сату хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре булырга мөмкин.

Татарстан белән Белоруссия арасындагы хезмәттәшлек 2004 елда Хөкүмәтара килешү имзаланганнан соң башланды. Узган елда тышкы сәүдә әйләнеше 1,193 миллиард доллар тәшкил иткән. Шуның 995 миллион доллары экспортка туры килә, дип искәртте Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100