news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗда коронавирус аркасында дүрт көнлек эш атнасына күчүдән баш тарттылар

Компания генераль директоры Сергей Когогин җитәкчелегендә узган коронавирусның икътисади нәтиҗәләренә каршы тору буенча штаб утырышында апрель планын үтәргә әзер булулары хакында белдерделәр.

КАМАЗда коронавирус аркасында дүрт көнлек эш атнасына күчүдән баш тарттылар
архив/Владимир Васильев

(Чаллы, 3 март, «Татар-информ»). «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә коронавирус эпидемиясенең икътисади нәтиҗәләре аркасында дүрт көнлек эш атнасына күчмәячәкләр. Бу хакта автогигантның Мәгълүмати сәясәт департаменты җитәкчесе Олег Афанасьев хәбәр итте.

«Кичә компания генераль директоры Сергей Когогин җитәкчелегендә узган коронавирусның икътисади нәтиҗәләренә каршы тору буенча штаб утырышында апрель аенда комплектлау җиһазларын сатып алуга бәйле вәзгыять тикшерелде. Производствоның әлеге җиһазлар белән тулы күләмдә тәэмин ителүе һәм планның вакытында үтәләчәге әйтелде. Шул рәвешле, апрельнең икенче яртысында тулы булмаган эш атнасына күчү мәсьәләсе көн тәртибеннән төшеп калды», - дип хәбәр итте Афанасьев.

«Татар-информ» агентлыгы КАМАЗда коронавирус аркасында тулы булмаган эш графигына күчәргә мөмкиннәр дип хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100