news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ» предприятиесе коронавирус аркасында тулы булмаган эш атнасына күчәргә мөмкин

Предприятиедә, Кытайдан китерелә торган комплектлау җиһазларына кытлык күзәтелгән очракта, 20 апрельдә яңа эш режимы кертергә ниятлиләр.

«КАМАЗ» предприятиесе коронавирус аркасында тулы булмаган эш атнасына күчәргә мөмкин
архив/Михаил Захаров

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте, Кытайдан китерелә торган комплектлау җиһазларына кытлык күзәтелгән очракта, тулы булмаган эш атнасы кертү мөмкинлеге турында боерык чыгарды. Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында әлеге илдән детальләр алуда кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Бу хакта «Вести КАМАЗа» газетасы яза.

«Коронавирус инфекциясе таралу аркасында эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулануы сәбәпле, Кытайдан китерелә торган комплектлау җиһазларының (чимал һ.б.) күләме кимүгә бәйле рәвештә 20 апрельдән предприятиедә тулы булмаган эш атнасы кертелергә мөмкин», — диелә хәбәрдә.

КАМАЗ әлеге мәсьәлә буенча хәлиткеч карарны март ахырында кабул итәчәк, дип ачыклык керттеләр предприятиенең мәгълүмати сәясәт департаментында.

Шул ук вакытта, тулы булмаган эш атнасын кертмәскә дә мөмкиннәр, чөнки мондый документларны еш кына саклык чарасын күрү өчен кабул итәләр һәм күпчелек очракта үтәү вакыты җиткәнче гамәлдән чыгаралар. Мисал өчен, узган елда КАМАЗда башка төрле сәбәп белән чыгарылган шундый боерык үз көченә кермәде.

Экспертлар коронавирус инфекциясе таралу Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлеккә йогынты ясамаячагы хакында искәрткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100