Рөстәм Миңнеханов: Барлык салымнар буенча резервлар белән эшне дәвам итәргә кирәк

Рөстәм Миңнеханов эшсезләрнең һәркайсының хәлен ачыкларга һәм аларны рәсми рәвештә эшкә урнаштыруда ярдәм итәргә кушты.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табышка салымга һәм физик затлар кеременә салымга гына игътибар итәргә түгел, барлык салымнар буенча резервлар белән эшне дәвам итәргә кирәк дип саный. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасында узган ел белән чагыштырганда физик затлар кеременә салым керемнәре кимү күзәтелә. Бу, нигездә, Әгерҗе, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас, Тукай, Чирмешән районнарында билгеләп үтелә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу, нигездә, эшсез гражданнар саны артуга бәйле — бүген республикада алар 70 меңгә якын, шул ук вакытта 40 проценттан артыгы — озак вакыт эшләмәгән кешеләр, яки «күләгәдә»ге эш белән тәэмин ителгән кешеләр. Соры хезмәт базарында мәшгуль булган эшсезләрнең күпчелеге Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Алабуга һәм Лениногорск районнарында теркәлгән.

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга, Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм салым органнары белән берлектә, мондый эшсезләрнең һәркайсының хәлен ачыкларга һәм аларны рәсми рәвештә эшкә урнаштыруда ярдәм итәргә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың хезмәт базарында 42 меңнән артык вакансия тәкъдим ителгән.

«Зур салым керемнәренә — табышка салымга һәм физик затлар керемнәренә салымга гына игътибар итәргә түгел, барлык салымнар буенча резервлар белән эшләүне дәвам итәргә кирәк. Шулай итеп, күп кенә районнарда җир салымы буенча недоимка булганда түләүләр кимүгә юл куелган. Хөкүмәтнең муниципалитетлар белән бергә тиешле чаралар күрүен сорыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мөһим мәсьәлә — физик затлардан милек салымнарын мөмкин кадәр җыеп алуны тәэмин итү. Ул шулай ук киләсе елдан йөкләтелгән керемгә бердәм салым гамәлдән чыгарылачагын билгеләп үтте. «Муниципалитетлардан салым хезмәте белән берлектә салым салуның башка системаларына салым салу буенча эшкуарлар белән аңлату эшләре алып баруларын сорыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.