news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Бюджет кытлыгы 3,1 млрд сум тәшкил итәчәк

Рөстәм Миңнеханов озак еллардан соң беренче тапкыр 2021 ел бюджетын әзерләү эше киеренке баруын искәртте.

Татарстан Президенты: Бюджет кытлыгы 3,1 млрд сум тәшкил итәчәк
https://tatarstan.ru

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре күләме шактый кимегән: ул 171,9 млрд сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 16,5 процентка кимрәк. 2021 ел бюджетын әзерләү эше киеренке барды – бюджет кытлыгы 3,1 млрд сум тәшкил итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан финанс, казначылык һәм салым органнарының 2020 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Ул Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 9 ае дәвамында берләштерелгән бюджетның үтәлеше катлаулы икътисади шартларда барган. Икътисадның торышына нефтькә һәм доллар курсына бәяләрнең үзгәрүчәнлеге, җитештерү һәм куллану дәрәҗәсенең кимүе, нефть чыгару күләмнәренең кимүе, яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә кризис күренешләре көчле йогынты ясый.

«Акчалар чикләнгән булуга карамастан, без социаль чыгымнарны, шул исәптән хезмәт хакын түләү һәм социаль пособиеләр бирүне дә кертеп, вакытында башкардык. Шактый гына өстәмә ресурслар кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлтелде», — диде Миңнеханов. Президент сүзләренчә, бүген өстәмә финанс мөмкинлекләрен эзләргә кирәк. Керемнәр буенча — ул, барыннан да элек, салым бурычы.

Агымдагы ел башыннан салым бурычы 393 млн сумга кимегән, шул ук вакытта 1 октябрьгә салым бурычы җитәрлек әле — 8,4 млрд сум,. «Бурычларны мөмкин кадәр түләттерергә кирәк. Штабка әлеге эшне контрольдә тотуыгызны сорыйм», — диде Президент. Ул бюджетның чыгым өлешендә оптимизация чараларын дәвам итәргә, катгый финанс дисциплинасын һәм республика программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кушты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 29 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советы беренче укылышта 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына республика бюджетын кабул итте. «Озак еллар дәвамында беренче тапкыр бюджетны әзерләү эше киеренке барды — бюджет кытлыгы 3,1 млрд сум тәшкил итәчәк. Салым законнарына НДПИ буенча ташламаларны һәм аеруча үзле нефть буенча экспорт пошлинасын гамәлдән чыгаруны күздә тоткан үзгәрешләр өстәмә йөкләмә булачак», — диде ул.

Татарстан Президенты эпидемия вәзгыяте буенча билгесезлек факторы саклануын искәртте. «Бу, һичшиксез, капитал кертемнәр күләмендә чагылыш табачак. Шуңа бәйле рәвештә барлык республика программаларының нәтиҗәлелеген бәяләргә һәм алар буенча финанслау күләмен ачыкларга кирәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100