news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурычлы татарстанлылардан алимент түләтүдә дин әһелләре дә катнашырга мөмкин

Бурычлары булган чистайлылар белән инде Рус Православие Чиркәве һәм Мөселман яшьләре берлеге вәкилләре әңгәмә корган.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Дин әһелләре белән сөйләшүләр бурычлы татарстанлылардан алиментлар түләтү буенча нәтиҗәле чара булырга мөмкин. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта шундый фикер белдерде.

“Без бүген дини конфессияләр вәкилләрен аңлату эшләрен оештыруга җәлеп итү кирәклеге турында сөйләшәбез. Мондый эш бүгенге көндә Чистай районында актив алып барыла: анда Чистай епархиясенең гаилә, ана һәм балаларны яклау бүлеге җитәкчесе гражданнар белән очрашуга килә. Шулай ук Мөселман яшьләре берлеге гаилә кыйммәтләре һәм ата-аналар турында фикер алышу кысаларында алиментлар буенча бурыч фактларына юл куймау турында әңгәмәләр үткәрә”, - диде ул.

Татарстанлыларны алиментлар буенча бурычларны түләүгә мәҗбүр итү өчен түбәндәге чаралар комплексы кулланыла: милекне кулга алу, хезмәт хакыннан акча алу, чит илгә чыгуны һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукында чикләү.

Бүгенге көндә 20 мең татарстанлының алимент буенча бурычлары бар.

Бер ел элек республикада Татарстанда алимент түләүләре буенча бурычларны түләттерүне тәэмин итү буенча ведомствоара эшче төркем төзелде. Аның вәкилләре алиментлар буенча бурычларны түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен яңа эш формаларын эзли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100