news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурятия татарлары җитәкчесе: Татарча өстәмә белем бирү учреждениеләре кирәк

Бурятиянең татарлар күпләп яшәгән авылларында да татар телен белү дәрәҗәсе 30 проценттан түбән, ди Саҗидә Баталова.

Бурятия татарлары җитәкчесе: Татарча өстәмә белем бирү учреждениеләре кирәк
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бурятия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова төбәктә татар телендә өстәмә белем бирүче учреждениеләр кирәклеген әйтте.

«Искереп барган якшәмбе мәктәпләре формасыннан баш тарттык. Татар мохитен тоясы килгән кеше Татар мәдәнияте клубына килә ала. Анда милләттәшләребез аралаша, дуслаша, чәй табыны артында утыра. Бу гына җитми. Татарча өстәмә белем бирү учреждениеләре: балалар театрлары, нәфис сөйләү сәнгате, риторика, эстрада жанры студияләре, экскурсоводлар, татарча шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе кирәк», — диде ул.

Саҗидә Баталова сүзләренчә, татарлар 1930-1950 елларда күченгән Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгышта проблемалар бар. Бүгенге көндә андагы татар авылларында татарча бик начар беләләр. 50 яшьтән өлкәнрәкләр генә татарча яхшы аралаша.

«Читтәрәк яшәүче татарлар ассимиляция, урбанизация һәм глобальләшү белән күзгә-күз очраша. Без милләттәшләребез күпләп яши торган авылларда булдык. Шуңа игътибар иттек: бу авылларда туган телне белү дәрәҗәсе 30 проценттан да кимрәк. Улан-Удэда бу күрсәткечләр тагын да түбәнрәк. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында бик азлар гына сөйли ала», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы февраль аенда «Җанисәпле сөйләшү» проектын башлап җибәргән иде. Анда Татарстаннан читтә яшәүче татарларның тормышы, проблемалары, туган телне саклау мәсьәләләре турында сүз бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100