news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» агентлыгы «Җанисәпле сөйләшү» проектын башлап җибәрде

Проектта Татарстаннан читтә яшәүче татарларның тормышы, проблемалары, туган телне саклау мәсьәләләре турында сүз бара.

«Татар-информ» агентлыгы «Җанисәпле сөйләшү» проектын башлап җибәрде
"Татар-информ"

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы халык санын алу уңаеннан яңа «Җанисәпле сөйләшү» проектын башлап җибәрде.

Проектта «Татар-информ» журналисты Гадел Әхмәтҗанов Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар белән әңгәмә кора.

«Быел ил буенча халык санын алу була. Шул уңайдан без „Җанисәпле сөйләшү“ дип аталган проект башлап җибәрергә булдык. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән аларның тормышы, борчыган проблемалары турында сөйләшәбез», — диде Гадел Әхмәтҗанов.

Аның сүзләренчә, «Җанисәпле сөйләшү»дә татар телен саклау проблемасы да күтәрелә.

«Төбәкләрдә яшәүчеләр өчен генә түгел, Казанда гомер кичерүче татарлар өчен дә туган телне саклау мәсьәләсе кискен тора. Бу темага без аерым игътибар бирәбез. Җанисәп алдыннан үзебезнең татар булуыбызны, ана телебезне онытмаска кирәклеген тагын бер кат искә төшерү артык булмас, дип саныйбыз», — диде «Татар-информ» хәбәрчесе.

Проектның беренче кунаклары Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм аның тормыш иптәше, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск өлкәсе Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина булды. Алар белән «Җанисәпле сөйләшү»не «Интертат» сайтында укырга мөмкин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100