news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буран якынлашу сәбәпле, шәхси автомобильдә юлга чыкмаска киңәш итәләр

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе, буран якынлашу сәбәпле, шәхси автомобильдә йөрүдән баш тартырга, шулай ук торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итте.

Искәртәбез, бүген республикада кар явуы һәм күз күреме 2 километрга кадәр начарлануы көтелә. Синоптиклар буран, тизлеге 18 метрга кадәр җитәчәк көчле җил фаразлады.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, һава торышы начар булу сәбәпле, Татарстаннан Мәскәүнең Шереметьево аэропортына очучы рейслар тоткарлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot